2019 елның 30 октябрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» дигән семинар оештыра.
Хөрмәтле Татьяна Геннадий кызы! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле төзүчеләр, инженерлар, проектлаучылар, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
2019 елның 16 октябрендә Россиянең төзелеш министрлыгы янында Иҗтимагый совет президиумы утырышы үтте, анда төзелеш һәм ТКХ кадрлар потенциалын һәм квалификация системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда төзелештә бәя кую буенча ел саен үткәрелә торган семинар үтте.
Объектның тормыш циклы белән идарә итү һәм техник җайга салу нормаларын һәм таләпләрен берләштерү – төзелеш тармагындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта Чиләбедә «Төзелештә техник җайга салу» VII Халыкара конференция кысаларында «Россиядә төзелеш тармагын үстерү Стратегиясе һәм Милли проектлар: эшләнмә һәм беренче адымнар» пленар утырышы барышында экспертлар фикер алыштылар.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизага «Саба муниципаль районының «Саба район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең кан тамырлары үзәге төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Хөрмәтле Галина Дмитрий кызы! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч районының Күн һәм Яңа Шигали авылларында 150 торак йорт буенча компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны төзекләндерүгә проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелде.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2019 елның III кварталына төзелеш смета бәясенең үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары өстәлде.