Мәҗит Хаҗип улы Салихов Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлый!

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле төзүчеләр, инженерлар, проектлаучылар, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу искиткеч бәйрәм – юл хезмәткәрләре, проектлаучылар, тармак ветераннары отрядының осталыгына һәм хезмәт сөючәнлегенә рәхмәт һәм хөрмәт күрсәтү билгесе. Юл комплексында һәрвакыт югары квалификацияле белгечләр эшләде, алар үз эшләрен яхшы беләләр, алдында торган бурычларның әһәмиятен аңлыйлар. Чөнки тармак динамикасыннан – күп очракта төбәкләрнең һәм тулаем милли икътисадның тотрыклы үсеше, масштаблы инфраструктура проектларын нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашыру, республикабыз буенча бердәм транспорт системасының төгәл эшләве тора.

Кадерле юл тармагы хезмәткәрләре, чын күңелдән сезгә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, шәхси бәхет телим! Сезнең тәҗрибәгез, эшкә тугрылылыгыз һәм иң кыю бурычларны хәл итәргә әзерлегегез яшь белгечләр өчен үрнәк булсын. Бәйрәм белән сезне!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International