ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы хезмәт өчен уртача айлык номиналь исәпләнгән түләү турындагы мәгълүмат нигезендә, хезмәткәрнең, эшченең инженер-техник һәм административ-хуҗалык персоналының белем дәрәҗәсенә, осталыкларына, һөнәри күнекмәләренә һәм эш тәҗрибәсенә, башкарыла торган эшнең катлаулылыгына, санына, сыйфатына һәм шартларына, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары буенча оешмаларның тулы даирәсе буенча Дәүләт статистикасының федераль хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләренә бәйле рәвештә төзелештәге хезмәт чыгымнарына карата смета бәяләрен билгеләү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 26 октябреннән «Мәдәният өлкәсендә типлаштырылган контрактларны раслау турында» 2019 елның 10 июнендә чыккан 745 номерлы РФ Мәдәният министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, анда форумнарны, семинарларны оештыру һәм үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә, фәнни/аналитик тикшеренүләр үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә, музей предметларын реставрацияләү буенча эшләрне башкаруга, милли фильмның кинотеатраль прокаты буенча хезмәтләрләр күрсәтелүгә, башкарма хезмәтләр күрсәтелүләргә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә типлаштырылган контрактлар китерелгән.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Күп фатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешле төзүдә катнашуы турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 июлендә чыккан 151-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде.

Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан, төзүче яки техник заказ бирүче тарафыннан проект документларына кабат экспертиза үткәрү зарурлыгы юклыгы буенча карар кабул итү тәртибе турында мәгълүмат бирү максатыннан, мондый проект документларына кертелә торган РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 3.8 өлешендә күрсәтелгән таләпләргә туры килүен раслау тәртибе турында мәгълүмат әзерләнде.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Кадерле укучыларыбыз! Сезгә «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа чыгарылышы (2019 елның 3 кварталы) турында хәбәр итәбез.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! 2019 елның 26 октябрендә, 19.00 дән 21.00 гә кадәр программа белән эшләгән вакытта максималь уңайлыклар тәэмин итү максаты һәм мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре үтәлешенең зарурлыгы белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтының Шәхси кабинетында техник эшләр үткәреләчәк, шуңа бәйле рәвештә программа эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин.

Сезнең игътибарыгызга семинар лекторларының доклад материаллары белән атналык басмаларны тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле Валентина Матвей кызы! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте тарафыннан документларны электрон формада төзелешкә һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирүгә кагылышлы вәкаләтле органнарга җибәрү кагыйдәләре расланды.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан тузу дәрәҗәсе 60% тан артык булган коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча программа проекты эшләнелә, анда зур игътибар техник карарларга биреләчәк. Хәзерге вакытта регионнардан программаны формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирүне көтәләр, ул киләчәктә торак-коммуналь хуҗалык объектларын норматив хәлгә китерү буенча кайбер чараларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International