«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Питрәч районының Күн һәм Яңа Шигали авылларында 150 торак йорт буенча компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны төзекләндерүгә проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ газүткәргечне сузуга проект документларын карап үтте. Капиталь төзелеш объектларына карата тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма