Бүген төзелеш тармагы алдында төзелешнең имнлеген, ышанычлылыгын арттыру һәм капитал салуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыру буенча өстенлекле бурыч тора. Әлеге бурычны хәл итү берничә юнәлеш буенча эш итүне күз алдында тота, шул исәптән: Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән икътисадый нәтиҗәлелек критерийлары белән бергә кабат кулланыла торган проектларны куллану, объектларның төзелеш бәясен дөрес итеп билгеләү.
Төзелеш тармагының икътисади идарә итү һәм үсеш ысулларын оптимальләштерү максатыннан чыгып, 2015 елның 20 февраленда чыккан 102 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе булдырылган.
Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасының тарихы үзенең башын 1988 елдан алуга карамастан, безнең Учреждение әле чагыштырмача яшь. Безнең уңышлы эшебез барышында уникаль капитал – ышаныч капиталы формалашты. Без мөрәҗәгать итүчеләр һәм республика халкы алдында барлык алынган йөкләмәләребезне үтибез, хезмәтләрнең сыйфатын актив рәвештә камилләштерәбез. ТР Дәүләт экспертиза бренды Татарстан Республикасында гына түген, шулай ук Россия Федерациясендә дә көннән-көн күбрәк мәгълүм булып бара. Безнең хезмәтләребезнең сыйфатын Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Кемерово, Пермь, Ижевск, Ульяновск, Самара, Көньяк Сахалинск һәм башка шәһәрләрнең төзелеш комплексы оешмалары югары бәяләделәр.
Без инновацияләр куллану исәбенә хезмәтләребезнең сыйфатын максималь дәрәҗәдә тәэмин итүгә юнәлдерелгән: эксперт эшчәнлегендә заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәм электрон формада экспертизаны үткәрү – хезмәтләрне ерактан күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Безнең Учреждениенең төп өстенлеге – һөнәри эшчәнлек стажлары 20 елдан артык булган югары квалификацияле аттестацияләнгән экспертлар һәм белгечләр коллективы, бу инженер-конструкторлар, архитекторлар, экологлар, санитар табиблар, бәяләр буенча инжиниринг, янгыннан саклау буенча белгечләр. Безнең Учреждениенең һәрбер хезмәткәрен югары һөнәри осталыклары гына түгел, хәтта үзенең һөнәри эшчәнлегенә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт тә өстен чыгара. ТР Дәүләт экспертизасы белгечләре хезмәтләр күрсәтүнең теләсә нинди этабында мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм күрсәтәләр.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры
Рафар Мирзанур улы Шакиров
Рәсми сайт: gosekspertiza-rt.ru
Барлык мәсьәләләр буенча: + 7 (843) 207-06-04, reo.support@gosekspertiza-rt.ru
Директорның кабул итү бүлмәсе: + 7 (843) 272-04-94, expertiza-rt@tatar.ru
Коррупциягә каршы көрәш буенча ышаныч элемтәләре: + 7 (843) 212-60-28
Матбугат үзәге: + 7 (843) 272-04-94 (доб. 273)