«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татьяна Геннадий кызы Антонованы юбилее белән котлый!

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле Татьяна Геннадий кызы!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зур эш тәҗрибәгез, үз эшегезне яхшы белүегез «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең тирән ихтирамын казанды. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, югары җаваплылык хисегез иң катлаулы мәсьәләләрне оператив һәм һөнәри хәл итүдә ярдәм итә.

Сезнең казанышларыгыз Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, «Россия төзүчеләр берлеге» гомумроссия тармакара эш бирүчеләр берләшмәсенең, «Республика инженер-техник үзәге» ачык акционерлык җәмгыятенең күпсанлы мактау грамоталарына лаек булды.

Бу матур көндә күпьеллык мактауга лаеклы хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерергә, Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар теләргә рөхсәт итегез. Зур һөнәри казанышлар һәм озын гомер Сезгә!

Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелеге һәм коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International