Байлар Сабасында кан тамырлары үзәге төзелеше уңай бәяләмә алды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизага «Саба муниципаль районының «Саба район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең кан тамырлары үзәге төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Дәүләт экспертизасын үткәрү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

6 мең кв. метрдан артык мәйданлы, мансардлы кан тамырлары үзәгенең 3 катлы бинасын төзү «Саба РҮХ» ДАССУ Байлар Сабасы штб Тукай ур., 3 йорт территориясендә каралган. Планда катлаулы формадагы бина хәзерге хирургия корпусының бинасына кушып проектланды. Үзәк эндоскопик һәм кабул итү-диагностика бүлекләре белән баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары булган авыруларны дәвалау өчен билгеләнгән.

Территорияне төзекләндерү үз эченә керү юлларын, тротуарларны, пациентларның йөрү зонасын, кече архитектура формаларын урнаштыруны, яшелләндерүне ала. Проект карарлары белән халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын урнаштыру каралган. Парковка урыннары хастаханә территориясеннән читтә каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International