«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелеш өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча укулар үткәрә

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 30 октябрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» дигән семинар оештыра.

Максатчан аудитория: җир мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше сәясәте буенча җирле үзидарә органнары, юридик бүлекләр белгечләре, җирдән файдалану һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр.

Семинар лекторлары булып Казан шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ белгечләре чыгыш ясый.

Семинарда катнашып, Сез законнар базасы буенча мәгълүматны системага саласыз, закондагы соңгы үзгәрешләрне белерсез, төзелеш өчен кишәрлекләрне сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерергә һәм стратегияне төзергә өйрәнәсез, проект документларын әзерләүгә һәм рәсмиләштерүгә вакытны кыскартасыз, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен җир резервлау һәм алу белән бәйле рискларны минимальләштерәсез.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, 8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International