Бүген Казанда төзелештә бәя кую буенча ел саен үткәрелә торган семинар үтте. Чараның төп сораулары булып түбәндәге сораулар чыкты:
Семинарны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырды.
Семинарда Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Пермь өлкәсеннән 100 дән артык җитәкче һәм белгеч катнашты.
Семинарны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Сәхап улы Гыймаев ачып җибәрде: «Агымдагы елда төзелештә бәя кую системасында мөһим үзгәрешләр булды, шулай ук акрынлап ресурс ысулына күчү белән бәйле булган норматив-хокукый актлар җитди эшкәртелә. Төп бурычларның берсе – проектлаштыруның төрле этапларында төгәллек белән төзелеш смета бәясен билгеләргә мөмкинлек бирүче бәя куюның мондый моделенә күчү (төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативларын кулланып инвестицияләрне нигезләү стадиясендә, конструктив карарларның бәясе нормативларын кулланып проектлаштыру стадиясендә, дәүләт элементлы смета нормаларын кулланып эш документларын эшләү стадиясендә). Бәя куюның ресурс ысулына күчкәнче, төзелеш смета бәясен базис-индекс, ресурс-индекс һәм ресурс ысуллары белән билгеләүнең гамәлдәге тәртибе сакланачак», – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Аннары семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов мөрәҗәгать итте: «Бүген төзелеш тармагы алдында төзелешнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын арттыру гына түгел, ә капиталь кертемнәрнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү бурычы тора. Россия төзелеш министрлыгының яңа концепциясе буенча бәя куюдагы үзгәрешләр реформалар рәвешендә түгел, ә барлыкка килә торган практиканы исәпкә алып, гамәлдәге җайга салуны трансформацияләү рәвешендә башкарылырга тиеш. Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына төзелеш ресурсларының смета бәяләрен урнаштырганчыга кадәр, федераль берәмлек бәяләре (ФББ) турында мәгълүматны смета нормативларының федераль реестрына кертү һәм аларны Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан финанслана торган объектларның сметаларын төзү өчен куллану рөхсәт ителә». Мәҗит Хаҗип улы Салихов шулай ук «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы - 2020» конкурсына рәсми старт бирде. Гаризалар 2019 елның 17 октябреннән 2020 елның 20 мартына кадәр кабул ителә.
Докладчылар сыйфатында чыгыш ясадылар: Рөстәм Равил улы Мифтахетдинов, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесенең урынбасары; Чәчәк Сәлим кызы Әхмәтшина, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгълүмати-аналитик тәэминат бүлеге башлыгы; Гүзәл Рифат кызы Ногманова, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесенең урынбасары; Татьяна Геннадий кызы Антонова, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәгенең җитәкчесе; Лилия Атлас кызы Мясоедова, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ смета нормативларын эшләү бүлегенең җитәкчесе; Екатерина Николай кызы Корсакова, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ смета нормативларын эшләү бүлеге башлыгының урынбасары; Надежда Николай кызы Першина, «Адепт» ҖЧҖ төзелештә мәгълүмати технологияләр бүлегенең җитәкчесе; Алексей Артем улы Кәримов, «ГРАНД» ХКТ вәкиллеге җитәкчесе.
Тыңлаучылар проблемалы мәсьәләләр буенча һәм түгәрәк өстәл вакытында фикер алышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Чара кыйммәтле бүләкләр уйнату һәм семинарда катнашу турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.