Күзәтчелек советы

Учреждение документлары

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесен булдыру турында» 2015 елның 20 февралендә чыккан 102 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары нигезендә яңа Учреждение – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ булдырылды.

2020 елның 15 сентябрендә чыккан 143/0-1 номерлы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы һәм 2020 елның 14 сентябрендә чыккан 2737-р номерлы Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының боерыгы белән расланган Устав нигезендә, Учреждение проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү максатыннан барлыкка килгән коммерцияле булмаган оешма булып тора.

Учреждениенең гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасы.

Учреждениене гамәлгә кую функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гамәлгә ашыра.

Учреждениенең Күзәтчелек советы

2020 елның 28 апрелендә чыккан 69/о номерлы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Боерыгы нигезендә (2021 елның 28 гыйнварында чыккан 12/о номерлы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Боерыгы белән үзгәрешләр кертелде) Учреждениенең Күзәтчелек советы расланды. Учреждениенең Күзәтчелек советы эшчәнлеге Россия Федерациясе законнары һәм Учреждение Уставы белән регламентлана. Учреждениенең Күзәтчелек советы вәкаләтләре вакыты биш ел тәшкил итә.

Учреждениенең Күзәтчелек советы алты әгъзадан тора:

  • Марат Мансур улы Айзатуллин - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры

  • Артур Ирек улы Галиев - Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының Беренче урынбасары

  • Гафиятуллин Рамил Рамил улы - «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» АСРО Президенты

  • Ринат Азһәр Улы Абдуллин - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе

  • Гүзәл Рифат кызы Ногманова - «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең эксперт эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы

  • Гөлназ Әсхәт кызы Ильясова - «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең юридик бүлеге башлыгы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International