«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Галина Дмитрий кызы Артюшкованы юбилее белән котлый!

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Галина Дмитрий кызы!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зур эш тәҗрибәгез, үз эшегезне яхшы белүегез «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең тирән ихтирамын казанды. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, югары җаваплылык хисегез иң катлаулы мәсьәләләрне оператив һәм һөнәри рәвештә хәл итүдә ярдәм итә.

Сезнең казанышларыгыз тырышлык өчен медаль, Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча ведомстводан тыш дәүләт экспертизасы идарәсе мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Бу матур көндә күпьеллык мактауга лаеклы хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерергә, Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда иминлек һәм уңышлар теләргә рөхсәт итегез. Зур һөнәри казанышлар һәм озын гомер Сезгә!

Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелеге һәм коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International