2019 елның III кварталына смета бәясенең үзгәреш индекслары өстәлде

2019 елның 11 октябре, җомга

Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2019 елның III кварталына төзелеш смета бәясенең үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары өстәлде.

Индекслар, инфляциянең фаразланган күрсәткечен исәпкә алып, 2019 елның II кварталы өчен «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары мәгълүматларын кулланып, 2001 елның смета-норматив базасына карата эшләнгән.

Россия Федерациясе субъектларының Хатында булмаган Индекслар, шулай ук җиһазларга, башка эшләргә һәм чыгымнарга карата Индекслар соңрак хәбәр ителәчәк.

«2019 елның III кварталында төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителә торган күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләме, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләме, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләме, шулай ук җиһазлар буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләме турында» 2019 елның 4 октябрендә чыккан 37341-ДВ/09 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International