ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елда республикада финанслау кысаларында республика һәм федераль бюджет акчалары хисабына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Программаның максаты – яңа урыннар булдыру һәм Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратларны бетерү. 2021 елга, Россия Президенты Владимир Владимир улы Путинның яңа май указлары нигезендә, Татарстанда 3 яшькә кадәрге балалар балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. Программа кысаларында инде 200 дән артык яңа балалар бакчасы төзелде һәм 31 000 яңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урын барлыкка килде.

2019 елның 20-21 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм коммуналь ресурслар белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне норматив һәм суд ягыннан җайга салу» дигән семинар оештыра.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның гыйнвар аенда объектларны проектлаштыруның, төзүнең һәм эксплуатацияләүнең яңа кагыйдәләре, шулай ук хәзерге вакытта булган кагыйдәләр җыелмаларына үзгәрешләр гамәлгә керде.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 февралендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Татарстан Республикасында законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелү тәртибе һәм кагыйдәләре» дигән семинар оештыра.

2019 елда безнең республиканың 936 күпфатирлы йортларында капиталь ремонт көтелә. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе гыйнвар аенда Казан, Азнакай, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Ютазы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә торак йортларның капиталь ремонты буенча эшләргә карата смета бәясенең дөреслеге турында 228 уңай бәяләмә бирде.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 2 февраленнән 2018 елның 21 декабренда чыккан 842/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, ул күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне тәэмин итә торган оешма җитәкчесенә квалификацион таләпләр билгели. Җитәкче – профильсез югары белемле, әмма ТКХ өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган зат булырга мөмкин.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бәяләр – базар икътисадын формалаштыруның актив инструменты булып тора. Нәкъ менә товар бәясе хәзерге вакыттагы икътисадый системалар буенча хуҗалык механизмының мөһим элементы булып тора. Бәяләр буенча коррект булмаган карарлар предприятиенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен начарайтып кына калмыйча, аларны рөхсәт ителгән куләмнәрдән читкә чыгарырга сәләтле, ә бу предприятиене банкротлыкка китерергә мөмкин. Моннан тыш, бәяләр карарлары кулланучылар, дилерлар, конкурентлар, фирманың үзе өчен озак вакытлы нәтиҗәләргә дә ия булырга мөмкин, аларның күбесен алдан күрү авыр һәм, шуңа бәйле рәвештә, алар ачыкланганнан соң, тиз арада кирәкмәгән тенденцияләрне булдырмау мөмкин.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Норматив хокукый документлар проектлары порталында РФ Хөкүмәте карары проекты басылып чыкты. Яңа документ нигезендә, 2022 елдан башлап материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм җиһазларга карата смета бәяләрен квартал саен төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга тәкъдим ителә.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 11-15 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге төзелеш кишәрлекләре прораблары өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Фикер алышу өчен «2016 елның 23 декабренда чыккан 1452 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәте карары һәм «Төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларын исәпләү Методикасы раслануы турында» РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы проектлары чыгарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International