ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан бер ташлама гамәлдән чыгарылган, аның нигезендә рөхсәт ителгән максималь массасы 12 т артык булган транспорт хуҗалары түләү суммасына транспорт салымын киметкән. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 3 июлендә чыккан 249-ФЗ номерлы РФ Федераль законы нигезендә «Платон» системасына түләү транспорт салымын киметми, ә тулы күләмдә «табышлы» чыгымнарга исәпкә алына.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8.3 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчаларын, Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләре белән булдырылган юридик затларның, устав (склад) капиталларында Россия Федерациясенең, Россия Федерациясе субъектларының, муниципаль берәмлекләренең өлеше 50 проценттан артык санны тәшкил итүче юридик затларның акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылуы, капиталь ремонты буенча смета бәясе, шулай ук региональ оператор, торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш кооперативы яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы яисә күпфатирлы йортта бина милекчеләренең акчалары хисабына тулысынча яки өлешчә башкарыла торган күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау буенча смета бәясе смета нормативларының федераль реестрына кертелгән смета нормативларын, шулай ук Россия төзелеш министрлыгының квартал саен хәбәр ителә торган хатлары ярдәмендә төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларын мәҗбүри кулланып билгеләнә.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Биналар һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламентны гамәлгә ашыру максаты белән гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, шулай ук аларның мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне, хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен территорияләрне махсус куллану шартлары булган зоналар билгеләнә.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Проект документларына экспертиза үткәрү буенча оешмалар дәүләт экспертизасын үткәргәндә проект документларының техник регламентлар таләпләренә (шул исәптән санитар-эпидемиологик таләпләргә) туры килү буенча бәяләүне гамәлгә ашыралар.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4-8 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә («ПрофСтандарт») «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» программасы буенча эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен квалификация күтәрү курслары узачак.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа стандартлар расланды: «Җирлекләр. Таркалышлы дилатометр белән сынаулар ысулы» 58270-2018 ГОСТ Р һәм «Җирлекләр. Кыр тасвирламасы» 58325-2018 ГОСТ Р

2018 елда объектлар төзелешенә бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирүче 36 меңнән артык смета нормалары актуальләштерелде.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елга кагыйдәләр җыентыкларын эшләү һәм раслау һәм элек расланган төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, кагыйдәләр җыентыкларын актуальләштерү Планын раслады.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2018 елның 5 декабренда чыккан 789/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән бер фатирлы һәм блоклы торак йортларда, шулай ук ягулык сыйфатында табигый газ кулланыла торган торак йортларда газ куллану системаларын (эчке газ куллану челтәрләрен) проектлаштыруның кагыйдәләре расланды.

Хөрмәтле заказ бирүчеләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») югары квалификацияле кадрлар әзерләүне үткәрә һәм 2019 елда укуларны оештыру буенча үзара файдалы хезмәттәшлек шартларын тәкъдим итә. Белем бирү үзәге ай саен актуаль темалар буенча белем бирү чараларын үткәрә һәм барлык теләүчеләрне анда катнашырга чакыра!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International