«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә КФЙ эшчәнлеген суд ягыннан җайга салу һәм коммуналь ресурслар белән тәэмин итү буенча семинар

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 20-21 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм коммуналь ресурслар белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне норматив һәм суд ягыннан җайга салу» дигән семинар оештыра.

Семинарның спикеры булып энергетика, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча РФ Федерация Советы эшче төркеме янындагы фәнни-эксперт советы әгъзасы, ТКХ предприятиеләренең тариф хасил итү һәм шартанмә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультанты, ТКХ предприятиеләре белән идарә итү буенча курслар һәм семинарлар авторы һәм мөгаллиме – Галина Алексей кызы Минофьева (Мәскәү шәһ.) чыгыш ясый.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 7 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Оешмадан ике һәм аннан күбрәк кеше катнашканда 10% ташлама бирелә. Бу бәягә мәгълүмати-методик материаллар, төшке аш керә.

Семинарны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.

(!) Укуда катнашу өчен заявкалар 2019 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

Семинар һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International