ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 25 февраленнән проектлана торган капиталь төзелеш объектының һәм кабат кулланыштагы икътисади яктан нәтиҗәле документлары булган каптөзелеш объектының тиңдәшлек критерийларын билгеләүче 2018 елның 16 октябренда чыккан 662/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керәчәк.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелешне техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрә.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Оешмага һөнәри стандартларны кертү» квалификация күтәрү курсларын оештыра.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның I кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларын, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук җиһазлар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Әлкидәге Ата елгасы аша күпер төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрде.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Норлат ат заводы» ҖЧҖ территориясендә ат-спорт манежы» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Азнакай шәһәрендә теннис уены өчен мәйданчык төзелеше» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Саба» индустриаль паркының беренче чиратын төзү» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августында чыккан 342-ФЗ номерлы РФ Федераль законы нигезендә проект документларына экспертиза үткәрү үз эченә РФ бюджет системасы бюджетлары акчаларын, РФ, РФ субъектлары, муниципаль берәмлекләр белән булдырылган юридик затларның, устав (склад) капиталларында РФ, РФ субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең өлеше 50% тан артык санны тәшкил итүче юридик затларның акчаларын җәлеп итеп финанслана торган смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне ала.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда, Алабугада һәм Лениногорскида күпкатлы торак йортлар төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Тәкъдим ителгән документлар техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International