2019 елның 2 февраленнән 2018 елның 21 декабренда чыккан 842/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, ул күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне тәэмин итә торган оешма җитәкчесенә квалификацион таләпләр билгели. Җитәкче – профильсез югары белемле, әмма ТКХ өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган зат булырга мөмкин.
Документ нигезендә, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган махсуслаштырылган оешма җитәкчесе вазыйфасына кандидат – РФ гражданы булырга, «төзелеш» яки «юриспруденция» яки «икътисад» белгечлекләре буенча югары белемле һәм квалификацияле, шулай ук аның төзелеш яки ТКХ өлкәсендә 5 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе, шул исәптән җитәкче вазыйфасында 3 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булырга тиеш.
Җитәкченең яки кандидатның башка белгечлек яисә башка юнәлеш буенча югары белем әзерлеге булган очракта, алар шулай ук әлеге тармакларда озак вакытлы (7 ел) эш стажы, шул исәптән 3 елдан да ким булмаган җитәкче вазыйфасында эш тәҗрибәсе булу шарты белән мәҗбүри квалификацион таләпләргә туры килә дип таныла.