«Архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге җитәкчеләре һәм белгечләре вазыйфаларының квалификация характеристикалары» бүлеге белән «Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының Бердәм квалификацион белешмәсе раслануы турында» 2008 елның 23 апрелендә чыккан 188 номерлы Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә прораб вазыйфасын башкаручы белгеч 5 ел саен квалификация күтәрү курсларын узарга тиеш.
2019 елның 11-15 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге төзелеш кишәрлекләре прораблары өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Укуларда түбәндәге сораулар каралып үтәчәк:
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый).
Укулар тәмамлангач, 72 ак.с. билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Оешмадан 2дән артык кеше катнашканда 10% ташлама бирелә.
Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22нче йорт.
Курслар һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.