2019 елда республикада финанслау кысаларында республика һәм федераль бюджет акчалары хисабына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Программаның максаты – яңа урыннар булдыру һәм Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратларны бетерү. 2021 елга, Россия Президенты Владимир Владимир улы Путинның яңа май указлары нигезендә, Татарстанда 3 яшькә кадәрге балалар балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. Программа кысаларында инде 200 дән артык яңа балалар бакчасы төзелде һәм 31 000 яңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урын барлыкка килде.
2019 елның гыйнвар аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе тугыз балалар бакчасы төзелеше буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Яңа балалар бакчалары Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Алабугада, Түбән Камада һәм Питрәч районының Көек авылында барлыкка киләчәк.
Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде:
1) «Әлмәт шәһ. Бигаш ур., 137 нче йорт адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
2) «Алабуга шәһ. Округ шоссесы ур. адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
3) «Казан шәһ. Родина ур. адресы буенча 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
4) «Казан шәһ. «Волжские просторы» ТК адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
5) «Яр Чаллы шәһ. ЗЯБ б., 14 нче мкр. адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
6) «Яр Чаллы шәһ. Яңа шәһәр, 14 нче мкр. адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
7) «Түбән Кама шәһ. 49 нчы мкр. адресы буенча 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
8) «Түбән Кама шәһ. 35 нче мкр. адресы буенча 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
9) «Питрәч районының Көек авылы адресы буенча 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше»
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма