«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елда ТКХ хезмәтләре күрсәтелү кагыйдәләре буенча семинар үткәрәчәк

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 15 февралендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Татарстан Республикасында законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелү тәртибе һәм кагыйдәләре» дигән семинар оештыра.

Максатчан аудитория: ТКХ предприятиеләренең, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның, идарәче оешмаларның, ТМШ җитәкчеләре һәм белгечләре.

Семинар 10.00 сәгатьтә башлана.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә сәламләү ашы, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.

Семинарны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22 нче йорт, ауд. 106.

(!) Семинарда катнашу өчен заявкалар 2019 елның 13 февраленә кадәр кабул ителә. Урыннар саны чикләнгән.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International