2019 елда капремонт программасына 936 торак йорт кертелгән

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елда безнең республиканың 936 күпфатирлы йортларында капиталь ремонт көтелә. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе гыйнвар аенда Казан, Азнакай, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Ютазы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә торак йортларның капиталь ремонты буенча эшләргә карата смета бәясенең дөреслеге турында 228 уңай бәяләмә бирде.

Шулай ук капремонт программалары буенча түбәндәге социаль өлкә объектларында эшләр планлаштырылган:

  • мәгариф объектлары;
  • ресурс үзәкләре;
  • авыл клублары;
  • яшүсмерләр клублары;
  • социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре;
  • архив биналары;
  • яшьләр үзәкләре;
  • ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналары;
  • ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналары;
  • муниципаль берәмлекләр җирлекләренең Башкарма комитетлары биналары;
  • сәламәтлек саклау объектлары.

Шулай ук башка объектларда да: бөртекле токлар, сыер абзарлары, машина-трактор парклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International