Проектлаштыруның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның гыйнвар аенда объектларны проектлаштыруның, төзүнең һәм эксплуатацияләүнең яңа кагыйдәләре, шулай ук хәзерге вакытта булган кагыйдәләр җыелмаларына үзгәрешләр гамәлгә керде.

Яңа КҖ:

  1. «Биналарны һәм корылмаларны җимерүдән саклау. Проектлаштыру кагыйдәләре. Төп нигезләмәләр» кагыйдәләр җыентыгы (КҖ 385.1325800.2018. 2018 елның 5 июлендә чыккан 393/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  2. «Терәк корылмалар. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгы (КҖ 381.1325800.2018. 2018 елның 23 июлендә чыккан 444/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  3. «Поликарбонаттан булган үтә күренмәле конструкцияләр. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгы (КҖ 386.1325800.2018. 2018 елның 11 июлендә чыккан 417/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).

Гамәлдәге КҖ үзгәрешләр:

  • «Трамвай юллары ТНһК III-39-76» КҖ 84.13330.2016 үзгәрешләр (2018 елның 5 июлендә чыккан 394/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  • «Суыткычлар ТНһК 2.11.02-87» КҖ 109.13330.2012 үзгәрешләр (2018 елның 5 июлендә чыккан 395/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  • «Җир корылмалары, нигезләр һәм фундаментлар ТНһК 3.02.01-87» КҖ 45.13330.2017 үзгәрешләр (2018 елның 5 июлендә чыккан 396/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  • «Йөкләнешләр һәм йогынтылар ТНһК 2.01.07-85*» КҖ 20.13330.2016 үзгәрешләр (2018 елның 5 июлендә чыккан 402/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
  • «Берфатирлы торак йортлар ТНһК 31-02-2001» КҖ 55.13330.2016 үзгәрешләр (2018 елның 10 июлендә чыккан 415/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International