«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше объектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде.
2019 елның 22 апрелендә чыккан 480 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары гамәлгә керде. Әлеге документның максаты – өлешләп төзүне иске кагыйдәләр буенча тәмамларга мөмкин булган очракларда, ягъни эскроу счетларын файдаланмыйча, торак йортларны төзеп бетерүне тәэмин итү, чөнки 2019 елның 1 июленнән россия төзүчеләре торак төзелешен проектлы финанслаштыруга һәм эскроу исәпләү механизмын куллануга күчәргә тиеш булачаклар.
Россиянең төзелеш министрлыгына буйсынучы Бәя кую һәм сметаны нормалаштыру буенча фәнни-эксперт советы 2019 елга Смета нормативларын раслау (актуальләштерү, яңадан карап үтү) планын кабул итте.
2019 елның 30 маенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә, теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, кабат «Проектлаштыру, төзелеш һәм ремонт вакытында электромонтаж эшләренең смета бәясен исәпләү» темасына семинар үтәчәк.
РФ Хөкүмәте тарафыннан аерым объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләрен башкаруга дәүләти сатып алулар вакытында гаризаларны һәм тәкъдимнәр бәяләүне үткәрү үзенчәлекләре расланды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 28 маенда «Проектлаштыру, төзү һәм яңа файдалануга тапшырыла торган объектларны тапшыру стадиясендә янгыннан саклауны тәэмин итү» дигән семинар оештыра.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан проектлаштыру кагыйдәләре буенча түбәндәге кагыйдәләр җыентыгы расланды: динамик йогынтыга дучар ителгән биналар һәм корылмалар; алынмый торган тышча.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында» 2014 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законы заказ бирүченең контракт шартларын җитди бозуга бәйле рәвештә контрактны берьяклы өзүгә хокукын билгели.
2019 елның апрелендә автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, торак пунктларда урам яктылыгын торгызу һәм светофор объектларын урнаштыру буенча республика программаларын үтәү кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе юл инфраструктурасы буенча 305 объектның проект һәм смета документларын тикшерде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23-24 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтелү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.