«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 28 маенда «Проектлаштыру, төзү һәм яңа файдалануга тапшырыла торган объектларны тапшыру стадиясендә янгыннан саклауны тәэмин итү» дигән семинар оештыра.
Максатчан аудитория: проект институтлары, төзелеш компанияләре, архитектура-күзәтчелек учреждениеләре, предприятиеләрнең капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
Семинарның төп спикерлары булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»дәүләт автоном учреждениесе белгечләре чыгыш ясый.
(!) Семинар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен заявка 2019 елның 24 маена кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
Семинар 09 сәг. 00 мин. башлана.
Семинарны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22нче йорт.
Өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.