Төзелеш өлкәсендә дәүләти сатып алулар Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте тарафыннан аерым объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләрен башкаруга дәүләти сатып алулар вакытында гаризаларны һәм тәкъдимнәр бәяләүне үткәрү үзенчәлекләре расланды.

Төзелеш, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы һәм уникаль капиталь төзелеш объектларын, шулай ук федераль, региональ яки муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары составына кертелгән ясалма юл корылмаларын сүтү эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелә торган сатып алуны гамәлгә ашырганда, «сатып алуларда катнашучыларның квалификациясе, шул исәптән аларның милек хокукында яки башка законлы нигездә финанс ресурслары, җиһазлары һәм башка матди ресурслары, контракт предметы белән бәйле булган эш тәҗрибәсе, һәм эшлекле репутациясе, белгечләре һәм билгеле бер квалификация дәрәҗәсе булган башка хезмәткәрләре булуы» дигән бәяләү критериен гына билгеләү рөхсәт ителә.

Сатып алу турындагы документларда мондый критерийның бер яки берничә күрсәткече билгеләнә:

  • төзелеш, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү эшләрен башкаруга үтәлгән контрактларның гомуми бәясе;
  • мондый контрактларның гомуми саны;
  • бер үтәлгән контрактның иң зур бәясе.

Документ гамәлгә 2019 елның 5 апреленнән керде.

«Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алуда катнашучыларның гаризаларын, соңгы тәкъдимнәрен бәяләү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 21 мартында чыккан 293 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International