2019 елның 30 маенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә, теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, кабат «Проектлаштыру, төзелеш һәм ремонт вакытында электромонтаж эшләренең смета бәясен исәпләү» темасына семинар үтәчәк.
Семинарның лекторы: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең Төзелештә бәя кую буенча региональ үзәгенең смета нормативларын эшләү бүлеге җитәкчесе – Лилия Мясоедова Атлас кызы.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә кофе-брейк, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.
(!) Семинар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен заявка 2019 елның 25 маена кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49.