«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе инвалидларны объектта озата бару буенча укулар оештыра

2019 елның 14 мае, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23-24 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтелү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Белем алу бәясе: 1 тыңлаучыга 6800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Укулар тәмамлангач билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Өстәмә мәгълүмат: 8-960-043-43-44, (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Белем алу программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International