«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР Лаеш районында мәктәп төзелешенә уңай бәяләмә бирде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше объектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде.

Проект документларын әзерләгәндә Арча муниципаль районының Арча шәһәрендәге 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше объектының кабат кулланыштагы икътисади яктан нәтиҗәле проект документлары кулланылды. Арчадагы мәктәптән аермалы буларак, Усад авылындагы мәктәп проектында тышкы диварларның конструкциясе һәм бизәлеше үзгәртелгән, баскыч читлекләрендә витражлар урнаштыру каралган һәм подвал катын планлаштыру карары үзгәртелгән.

«Лаеш муниципаль районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше» объектының кабат кулланыштагы проект карарларын кулланып эшләнгән, проект документларының үзгәртелә торган өлеше күләмендә каралган проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International