«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы автомобиль юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча уңай бәяләмәләр бирде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның апрелендә автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, торак пунктларда урам яктылыгын торгызу һәм светофор объектларын урнаштыру буенча республика программаларын үтәү кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе юл инфраструктурасы буенча 305 объектның проект һәм смета документларын тикшерде. ТР муниципаль берәмлекләрендә тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге эшләргә уңай бәяләмәләр бирелде:

  • юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү – 250 объект;
  • светофор объектларын урнаштыру – 30 объект;
  • автомобиль юлында ясалма яктырту җайланмаларын урнаштыру – 22 объект;
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар – 3 объект.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2019 елның апреле)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International