Төзелеш ресурслары бәяләрен мониторинглау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе» яраклылык сертификаты белән билгеләнде.
2019 елның 16 маеннан башлап «Иҗтимагый биналар. Акустик проектлаштыру кагыйдәләре» КҖ 415.1325800.2018 кагыйдәләренең яңа җыентыгы гамәлгә керде.
Россиянең төзелеш министрлыгы уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль субсидияләр җибәрелгән «Акыллы шәһәр» стандарты буенча чаралар исемлеген киңәйтте.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның 10 апрелендә чыккан 12661-ДВ/09 номерлы хатына өстәп, 2019 елның II кварталында төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме турында хәбәр итә.
Бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект милекчеләренә, шулай ук күпфатирлы йортларда дәүләт һәм муниципаль торак фондының торак урыннарын социаль найм шартнамәләре яки найм шартнамәләре буенча торак биналарны яллаучыларга мондый бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект сүтелергә яки аларның параметрлары һәм (яки) рөхсәт ителгән кулланылышы территориянең аерым шартлары булган зоналарга җир кишәрлекләрен куллануны чикләү белән бәйле рәвештә тәңгәлләштерергә кирәклеге турында хәбәр итү тәртибе билгеләнде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан «Камский Бекон» ҖЧҖ территориясендә дүрт дуңгызлар симертү абзарының төзелеше буенча проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре каралып үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
2019 елның 8 маеннан «Капиталь төзелеш объектын сүтү буенча эшләрне оештыру проектының составына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне раслау турында» 2019 елның 26 апрелендә чыккан 509 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде. Яңа документ РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55.30 маддәсендәге 5 өлеше таләпләре нигезендә кабул ителде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал торак бистәсендәге 268 торак йортына компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
2019 елның 14-16 май көннәрендә Сочида узган медиафорум кысаларында Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин төзелеш объектларын вакытында файдалануга тапшыру максатыннан искергән кагыйдәләрне һәм нормаларны, шулай ук төзелештә бәя кую системасын яңарту кирәклеген билгеләп үтте. Төзелеш срокларын бозуның төп сәбәпләре булып намуссыз подрядчылар һәм документлар рәсмиләштерү белән бәйле булган проблемалар чыкты.