Өлешле торак төзүчеләренә карата яңа таләпләр билгеләнде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 22 апрелендә чыккан 480 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары гамәлгә керде. Әлеге документның максаты – өлешләп төзүне иске кагыйдәләр буенча тәмамларга мөмкин булган очракларда, ягъни эскроу счетларын файдаланмыйча, торак йортларны төзеп бетерүне тәэмин итү, чөнки 2019 елның 1 июленнән россия төзүчеләре торак төзелешен проектлы финанслаштыруга һәм эскроу исәпләү механизмын куллануга күчәргә тиеш булачаклар.

Өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын счетлардан башка җәлеп итүгә дәгъва итә ала торган өлешле торак төзүчеләр түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

  • проектның минималь әзерлек дәрәҗәсе – 30%;

Искәрмәләрне тәшкил итә:
территорияләрне комплекслы үзләштерү проектлары өчен – 15%;
әгәр төзүчедә җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы кысаларында муниципаль хакимият яки субъект хакимияте каршында социаль инфраструктура объектларын төзү буенча йөкләмәләре бар икән – 15%;
элек проблемалы дип табылган, ләкин хәзерге вакытта өметле төзүче тарафыннан төзелеп килә торган проектлар өчен – 6%.

  • өлешләп катнашу буенча төзелгән шартнамәләр саны – 10%тан да ким түгел;
  • төзелә торган күпфатирлы йортларның гомуми мәйданы 4 млн кв. метрдан ким булмаска тиеш;
  • торак төзелеше дүрт субъекттан да ким булмаган субъектларда гамәлгә ашырыла.

Әлеге критерийларга эләгүче төзелеш компанияләренә үз проектларын иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерү хокукы биреләчәк.

«Күпфатирлы йортның һәм (яки) башка күчемсез милек объектының әзерлек дәрәҗәсен һәм өлешле төзелештә катнашу буенча төзелгән шартнамәләр санын билгели торган, «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 15.4 статьясы белән каралган, төзүчегә тиешле таләпләргә туры килә торган очракта 2019 елның 1 июленнән соң дәүләт теркәвенә тапшырылган, өлешләп төзүдә катнашу килешүләре буенча өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын счетлардан башка җәлеп итү хокукы бирелә торган критерийлар турында» 2019 елның 22 апрелендә чыккан 480 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International