Дәүләт контрактлары буенча тәэмин итүчеләрне намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертү тәртибе

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында» 2014 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законы заказ бирүченең контракт шартларын җитди бозуга бәйле рәвештә контрактны берьяклы өзүгә хокукын билгели. Тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) турындагы мәгълүматларны Реестрга кертү (кертмәү) хакындагы карар, заказ бирүче һәм тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан тапшырылган барлык документлардан һәм дәлилләрдән чыгып, һәр конкрет очракта сатып алулар өлкәсендә контроль орган тарафыннан кабул ителә.

Контрактны өзү өчен нигезләр һәм тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) турында мәгълүматлар реестрга кертелмәсә, ә заказ бирүченең гамәлләрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.32 маддәсендәге 6 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре булса, эш материаллары контракт буенча йөкләмәләрне башкару һәм контрактны үтәүдән берьяклы баш тарту турындагы карарны кабул итү буенча заказ бирүченең гамәлләрен тикшерүне гамәлгә ашыру өчен эчке дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнарына җибәрелә.

«Сатып алуларда катнашучылар турындагы мәгълүматларны намуссыз тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) реестрына кертү хакында мөрәҗәгатьләрне карап үтү мәсьәләләре буенча» 2019 елның 12 мартында чыккан ИА/18794/19 номерлы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International