Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан проектлаштыру кагыйдәләре буенча түбәндәге кагыйдәләр җыентыгы расланды:
«Динамик йогынтыга дучар ителгән биналар һәм корылмалар. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгын раслау турында» 2018 елның 7 ноябрендә чыккан 707/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә 2019 елның 8 маеннан керде. Кагыйдәләр җыентыгы, сейсмик һәм җил йогынтыларыннан тыш, динамик йогынтыга дучар ителгән биналар һәм корылмалар конструкцияләрен проектлаштыруга кагыла. Ул динамик йогынтыга дучар ителгән биналарның һәм корылмаларның нигезләрен проектлаштыруга кагылмый.
«Алынмый торган тышча. Проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгын раслау турында» 2018 елның 12 ноябрендә чыккан 719/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә 2019 елның 13 маеннан керде. Кагыйдәләр җыентыгы алынмый торган тышча ярдәмендә төзелүче монолит һәм җыелма монолит биналарны һәм корылмаларны проектлаштыруга кагыла. Кагыйдәләр силикат, полимер, гипс һәм башка төрләрдәге беркеткеч, чыгышы үсемлекләрсез булган органик тутырмалы бетоннардан, кирпеч салымнарыннан, фибролиттан булган портландцементтан, гипсокартон битләр кулланып сыпыла-тартыла торган һәм корыч профильләштерелгән битләрдән булган алынмый торган тышчага кагылмый.