2018 елның 14 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «Яңа, төзекләндерелергә, капиталь ремонт ясалырга тиешле, яраклашкан биналарны һәм корылмаларны проектлаштырганда «Биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» КҖ 59.13330.2016 таләпләре» темасына семинар оештыра.
Мәгариф объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 39 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең проект һәм смета документларына тикшерү үткәрде.
Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыруга һәм эксплуатацияләүгә карата яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.
2018 елның октябрь-ноябрь айларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре автомобиль юллары инфраструктурасына караган 26 объектның проект һәм смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларның проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килүе һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслеге турында уңай бәяләмәле карарлар бирелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан 66 күпфатирлы йортның капиталь ремонт смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектлар буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Яр Чаллы шәһәрендә амбулатор-онкология үзәге бинасының проект документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.
Шамов хастаханәсе бинасы архитектор К. С. Олешкевич проекты буенча 1908-1910 нчы елларда төзелә. Хастаханә төзелеше һәм җиһазлары өчен акча сәүдәгәрләр – хатын һәм ир Шамовлар тарафыннан бүлеп бирелгән. Хастаханә сыйфатында бина 2008 нче елга кадәр эшләде. Хәзерге вакытта бинаны югары класслы отель итеп җайлаштырганнар.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2018 елның IV кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук җиһазлар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады.
2019 елның 1 гыйнварыннан «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 12 ноябренда чыккан 404-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керә, ул шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системаларында урнаштыру максатыннан документлар җибәрү вакытларын бозган өчен административ җаваплылыкны күздә тота.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм!