«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстанның 39 балалар оешмасына экспертиза үткәрде

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Мәгариф объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасының Казан, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 39 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең проект һәм смета документларына тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2018 елның октябрь – ноябрь айлары)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International