«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан 66 күпфатирлы йортның капиталь ремонт смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектлар буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш.
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2018 елның октябрь – ноябрь айлары)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма