«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге таләпләре буенча укулар узачак

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 14 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «Яңа,  төзекләндерелергә, капиталь ремонт ясалырга тиешле, яраклашкан биналарны һәм корылмаларны проектлаштырганда «Биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» КҖ 59.13330.2016 таләпләре» темасына семинар оештыра.

Семинарның максаты: капиталь төзелеш объектларын проектлаштырган һәм инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналарның һәм корылмаларның үтемлелегенә карата гамәлдәге объектларны модернизацияләгән вакытта барлыкка килә торган норматив таләпләрне һәм типик хаталарны аңлату; инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен яңа объектларны проектлаштыру һәм гамәлдәге объектларны  модернизацияләү белән шөгыльләнүче белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен күтәрү.

Төп лектор: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе – Просвирякова Ирина Юлий кызы.

Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 000 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Укулар тәмамланганнан соң семинарда катнашучыга сертификат бирелә.

Семинар Казан шәһәре, «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Шуртыгин урамы, 22 нче йорт адресы буенча узачак.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International