2018 елның октябрь-ноябрь айларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре автомобиль юллары инфраструктурасына караган 26 объектның проект һәм смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Казан, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектларның проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килүе һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслеге турында уңай бәяләмәле карарлар бирелде.
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2018 елның октябрь – ноябрь айлары)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма