ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрь көнендә кадрлар бүлеге җитәкчеләрен, белгечләрен, секретариат, канцелярия, офис-менеджерларны, эш башкаручыларны «2019 елда кадрлар эшен башкару һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» темасына булган семинарда катнашырга чакырабыз.

Максатчан акчаларны казна ягыннан тәэмин итү кысаларында Федераль казначылыкның территориаль органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрү тәртибе билгеләнде. Документта субсидияләр, бюджет инвестицияләре, дәүләт контрактлары, дәүләт оборона заказы чаралары турында сөйләнә.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан ӨБС югары ставкасын куллануга күчү планлаштырыла.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының Шәхси кабинетында мәгълүмати-таныклаучы бит (МТБ) өчен MD5 контроль суммасын исәпләү мөмкинлеге барлыкка килүе турында Сезгә хәбәр итәбез.

2018 елның 2 ноябреннан башлап «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 22 октябренда чыккан 1252 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде, ул капиталь төзелеш объектлары төзелешенең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү һәм экспертиза үткәрү вәкаләтләре РФ субъектының вәкаләтле органнарына (оешмаларына) беркетелә дип билгели.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 4 октябренда чыккан 645/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгының боерыгы нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә карата капиталь ремонт ясауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, эшчәнлекне гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган коммерцияле булмаган оешмаларны төзү һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча Методик тәкъдимнәр төзелде.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төп бурычларыннан берсе – Татарстан Республикасында капиталь төзелеш объектларын төзүнең һәм капиталь ремонтлауның төзелеш смета бәясе буенча сыйфатлы һәм дөрес итеп бәяләвен тәэмин итү.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя куюда яңа кануннар. Проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрүнең, төзелештә смета бәясенең дөреслеген һәм сметаны нормалаштыруны тикшерүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» дигән темага семинар булды.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан икътисадый эшчәнлек төрләре буенча җитештерүчеләрнең бәяләр индекслары җиткерелде, алар 2019 елга һәм 2019 - 2024 елларның план чорына дәүләт оборона заказы буенча җибәрелә торган продукциянең бәяләрен формалаштыру өчен кулланыла ала.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә 2018 елның 26-30 ноябрь көннәрендә төзелеш кишәрлекләре прораблары өчен квалификация күтәрү курслары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International