«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Яр Чаллы шәһәрендә амбулатор-онкология үзәге бинасының проект документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.
Амбулатор-онкология үзәгенең яңа бинасы ТР «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (Яр Чаллы проспекты, 18 нче йорт) территориясендә урнашачак. Үзәк үз эченә кабул итү-диагностика бүлегенең биш катлы бинасын һәм бинага тоташкан ике катлы радиология корпусын ала.
Амбулатор-онкология үзәге составына керә:
Территорияне төзекләндерү каралган – йөрү юлларын, тротуарларны, яшелләндерү, ял итү мәйданчыкларын һәм кече архитектура формаларын урнаштыру. Проект белән шулай ук халыкның барлык категорияләре тарафыннан (сәламәт, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар) файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын төзү каралган.
«Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы проспекты, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы бинасын төзү» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, сәнәгать иминлеге, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры килә; инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламент таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма