«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Шамов хастаханәсе территориясен төзекләндерүгә уңай бәяләмә бирде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Шамов хастаханәсе бинасы архитектор К. С. Олешкевич проекты буенча 1908-1910 нчы елларда төзелә. Хастаханә төзелеше һәм җиһазлары өчен акча сәүдәгәрләр – хатын һәм ир Шамовлар тарафыннан бүлеп бирелгән. Хастаханә сыйфатында бина 2008 нче елга кадәр эшләде. Хәзерге вакытта бинаны югары класслы отель итеп җайлаштырганнар.

Отель биналары комплексы үз эченә ике блокны ала: элеккеге хастаханә бинасы һәм яңа төзелеш.

Элек экспертизаның уңай бәяләмәсе алган проект карарларына Шамов хастаханәсе территориясен төзекләндерү өлешендә төзәтмәләр кертелде.

«Шамов хастаханәсе бинасы, 1908 нче ел, архитектор К. С. Олешкевич» (яңа төзелеш, Б блогы), ТР, Казан шәһ., Калинин ур., 5/24» объекты төзелешенә техник карарлардагы үзгәрешләр өлешендә проект документлары техник регламентларга, шул исәптән санитар-эпидемиологик, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры китереп башкарылган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International