2018 елның IV кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары расланды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2018 елның IV кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук җиһазлар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады.

Күрсәтелгән Индекслар, 2017 елның 9 февраленда чыккан 84/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән расланган төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларын эшләү буенча Методик тәкъдимнәр нигезләмәләре нигезендә, «Главгосэкспертиза России» ФАУ, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының 2018 елның III кварталы өчен Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән инфляциянең фаразланган күрсәткечен исәпкә алып, 2001 елның смета-норматив базасына эшләнде.

«2018 елның IV кварталында төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме турында» 2018 елның 15 ноябренда чыккан 45824-ДВ/09 номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International