Мәҗит Хаҗип улы Салихов бәйрәм белән котлый!

2018 елның 23 ноябре, җомга

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Безнең һәрберебез өчен «әни» сүзе – үз тормышыбызда әйтелә торган иң мөһим һәм иң беренче сүз. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән тормыш башлана, һәм Сез табигать белән йөкләнгән бөек миссияне лаеклы итеп башкарасыз, һәм безне изге кешеләр итеп тәрбиялисез.

Бу искиткеч матур хәерле бәйрәм көнендә Сезнең кайгыртуыгыз, гаиләгезгә һәм үз балаларыгызга карата бөек мәхәббәтегез, димәк – үз җиребез һәм Ватаныбызга карата бөек мәхәббәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Бу көнне генә түгел, ә көн саен, бөтен тормыш дәвамында Сезнең өчен иң изге, җылы, ихлас һәм якты сүзләр яңгырасын иде. Сезнең алда баш иябез һәм мәңгелек рәхмәтебезне белдерәбез, кадерле хатын-кызлар, әниләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, үз-үзегезгә һәм балаларыгызга чиксез ышаныч, мәхәббәт, шатлык, яхшы кәеф телим.

Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International