Дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат урнаштыру вакытларын бозган өчен чаралар билгеләнде

2018 елның 23 ноябре, җомга

2019 елның 1 гыйнварыннан «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 12 ноябренда чыккан 404-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керә, ул шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системаларында урнаштыру максатыннан документлар җибәрү вакытларын бозган өчен административ җаваплылыкны күздә тота.

Документ белән аңлатып үтелгәнчә, вакытлар бозылган очракта, җаваплы затка штраф салыначак:

  • вазыйфаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр күләмдә,
  • юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International