ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның октябрь-ноябрь айларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре автомобиль юллары инфраструктурасына караган 26 объектның проект һәм смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларның проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килүе һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслеге турында уңай бәяләмәле карарлар бирелде.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан 66 күпфатирлы йортның капиталь ремонт смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектлар буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Яр Чаллы шәһәрендә амбулатор-онкология үзәге бинасының проект документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шамов хастаханәсе бинасы архитектор К. С. Олешкевич проекты буенча 1908-1910 нчы елларда төзелә. Хастаханә төзелеше һәм җиһазлары өчен акча сәүдәгәрләр – хатын һәм ир Шамовлар тарафыннан бүлеп бирелгән. Хастаханә сыйфатында бина 2008 нче елга кадәр эшләде. Хәзерге вакытта бинаны югары класслы отель итеп җайлаштырганнар.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2018 елның IV кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук җиһазлар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

2019 елның 1 гыйнварыннан «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 12 ноябренда чыккан 404-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керә, ул шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системаларында урнаштыру максатыннан документлар җибәрү вакытларын бозган өчен административ җаваплылыкны күздә тота.

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм!


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрь көнендә кадрлар бүлеге җитәкчеләрен, белгечләрен, секретариат, канцелярия, офис-менеджерларны, эш башкаручыларны «2019 елда кадрлар эшен башкару һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» темасына булган семинарда катнашырга чакырабыз.

Максатчан акчаларны казна ягыннан тәэмин итү кысаларында Федераль казначылыкның территориаль органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрү тәртибе билгеләнде. Документта субсидияләр, бюджет инвестицияләре, дәүләт контрактлары, дәүләт оборона заказы чаралары турында сөйләнә.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан ӨБС югары ставкасын куллануга күчү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International