«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар үткәрә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрь көнендә кадрлар бүлеге җитәкчеләрен, белгечләрен, секретариат, канцелярия, офис-менеджерларны, эш башкаручыларны «2019 елда кадрлар эшен башкару һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» темасына булган семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинарның лекторы булып «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары һөнәри белем алу федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультант Татьяна Абранина чыгыш ясый.

Белем алу программасы кысаларында түбәндәге темалар каралып үтәчәк:

  • РФ ХК һәм кадрлар эшен башкаруда кабул ителгән һәм планлаштырылган үзгәрешләр;
  • эшкә кабул итүне документлаштыру: тикшерүләр вакытындагы төп кисәтүләр;
  • эшкә рәсмиләштерү тәртибе, уртак эшчәнлекне, берьюлы ике вазыйфаны башкаручыны, даими һәм вакытлы рәвештәге күчерүләрне документлаштыру;
  • хезмәт хакын түләү буенча яңа таләпләр;
  • хезмәт шартнамәсен туктату;
  • документлар белән эшләү буенча яңа ГОСТ кертү һәм алда торган эшләр.

Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: семинарда катнашу турында сертификат бирү белән (8 ак.с.) – 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Белем алу бәясенә керә: мәгълүмати-методик материал комплекты, сәламләү кофе-брейкы.

Семинарда катнашу өчен заявканы www.proff-standart.ru сайттыннан алырга һәм info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешманың белем бирү үзәге, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 йорт.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International