«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре балалар өчен 29 объектның – мәктәпләрнең, интернат-мәктәпләрнең һәм сәламәтләндерү лагерьларының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрделәр.
Территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар чикләрендә урнашучы капиталь төзелеш объектының проект документларына карата дәүләт экспертизасын үткәрү мәҗбүри булган очраклар билгеләнде.
2018 елның 13-14 декабрь көннәрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә Казан шәһәрендә «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрә.
«Төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертелүе турында» 2018 елның 22 ноябренда чыккан 740/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының боерыгы белән китапларга үзгәрешләр кертелде.
2018 елның 11 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелештә смета бәясенең дөреслегенә һәм сметаны нормалаштыруга тикшерү үткәрүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелеш смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» темасына вебинар үткәрә.
«Төзелеш смета бәясенең үзгәреш индекслары турында» 2018 елның 15 октябренда чыккан 45994-ОГ/09 номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының хаты белән төзелеш смета бәясен билгеләү һәм заказ бирүче тарафыннан контракт бәясен формалаштыру үзенчәлекләре аңлатылды.
2019 елның 1 гыйнварыннан ӨБС югары ставкасын куллануга күчү планлаштырыла. «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендә чыккан 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төзелгән шартнамәнең бәясе 18 дән 20 процентка кадәр ӨБС ставкасын күтәрү белән бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин, әгәр мондый үзгәреш тиешле шартнамә нигезләмәләренә һәм сатып алу турында нигезләмәгә каршы килмәгән очракта.
2018 елның 14 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «Яңа, төзекләндерелергә, капиталь ремонт ясалырга тиешле, яраклашкан биналарны һәм корылмаларны проектлаштырганда «Биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» КҖ 59.13330.2016 таләпләре» темасына семинар оештыра.
Мәгариф объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 39 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең проект һәм смета документларына тикшерү үткәрде.
Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыруга һәм эксплуатацияләүгә карата яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.