ӨБС буенча салым ставкасын күтәргәннән соң контрактларның бәясен үзгәртү

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан ӨБС югары ставкасын куллануга күчү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә «Күчеш чорында ӨБС буенча салым ставкасын куллану тәртибе турында» 2018 елның 23 октябренда чыккан СД-4-3/20667@ номерлы Россиянең Федераль салым хезмәте хаты нигезендә түбәндәге моментларга аерым игътибар бирергә кирәк:

- 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), милек хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартнамәләр төзү датасы һәм аларның шартларына бәйсез рәвештә ӨБС буенча салым ставкасы 20% күләмендә кулланыла. ӨБС ставкасы күләме өлешендә шартнамәгә үзгәрешләр кертү таләп ителми;

- 2019 елның 1 гыйнварына кадәр түләү, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), милек хокуклары белән тәэмин итү хисабына өлешчә түләү алганда, әлеге датадан соң ӨБС исәпләү салым ставкасы буенча 18/118 процент күләмендә башкарыла;

- әгәр сатып алучы тарафыннан 2% күләмендә салым өстәмәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан түләнсә, мондый өстәмә түләү 20/120 ставкасы буенча ӨБС исәпләүне таләп иткән бәя өчен өстәмә түләү сыйфатында карала алмый. Мондый салым өстәмәсе түләүне алган очракта сатучыга элегрәк 18/118 ӨБС счет фактурасы белән төзелгән, һәм салым өстәмәсе күләмен исәпкә алып салым суммасы күрсәткече белән исәпләнгән счет фактурасы буенча салым суммасы күрсәткече арасындагы аермага төзәтмәләр кертелгән счет фактурасын куярга кирәк;

- товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), милек хокуклары 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төяп җибәрелгән (тапшырылган) очракта, бу датадан соң аларның бәясе үзгәрсә, төяп җибәрелгән (тапшырылган) көнгә гамәлдә булган салым ставкасы кулланыла. Бу очракта төзәтмәләр кертелгән счет фактурасының 7 графасында элегрәк күрсәтелгән ӨБС буенча салым ставкасы күрсәтелә;

- товарларны 2019 елның 1 гыйнварыннан кайтарганда сатучыга товарлар төяп җибәрү чорына бәйсез рәвештә кире кайтарылган товарлар бәясенә төзәтмәләр кертелгән счет фактураларын куярга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта төзәтмәләр кертелеп счет фактурасы ясалган счет фактурасының 7 графасында салым ставкасы 18% булса, төзәтмәләр кертелгән счет фактурасының 7 графасында шулай ук салым ставкасы 18% дип күрсәтелә.

Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Өстәмә бәягә салым ставкасын күтәргәннән соң, «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендә чыккан 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төзелгән контрактларның бәясен үзгәртү мәсьәләсе буенча» РФ Финанслар министрлыгының 2018 елның 29 ноябренда чыккан 24-01-07/86352 номерлы хаты нигезендә «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендә чыккан 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төзелгән шартнамәнең бәясе 18 дән 20 процентка кадәр ӨБС ставкасын күтәрү белән бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин, әгәр мондый үзгәреш тиешле шартнамә нигезләмәләренә һәм сатып алу турында нигезләмәгә каршы килмәгән очракта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International