2018 елның 11 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелештә смета бәясенең дөреслегенә һәм сметаны нормалаштыруга тикшерү үткәрүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелеш смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» темасына вебинар үткәрә.
Вебинарның әһәмияте төзелеш өлкәсендәге актуаль мәгълүматны һәм эш үзенчәлекләрен аңлатудан гыйбарәт, ул «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча региональ үзәк белгечләреннән законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, ачык диалог һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар формасында үтәчәк.
Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 2000 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
(!) Заявкалар 2018 елның 6 декабрена кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат: +7-960-043-43-44, + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, info@proff-standart.ru.