«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге уңайлы мохит буенча укулар оештыра

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 елның 13-14 декабрь көннәрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә Казан шәһәрендә «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрә.

Төп лектор: Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2011-2020 елларга Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча координацион совет әгъзасы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе – Просвирякова Ирина Юлий кызы.

Курсның максаты: өстенлекле өлкәләрдәге инвалидлар яшәешенең һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренең социаль инфраструктура объектларына һәм хезмәтләренә каршылыкларсыз керү юллары шартларын формалаштыру өчен практик аспектлар буенча тыңлаучыларның компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

Чарада катнашырга чакырабыз: региональ һәм муниципаль хакимият органнарының социаль һәм архитектура-төзелеш бүлекчәләре, социаль билгеләнешендәге, сәламәтлекне саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, транспорт инфраструктурасы учреждениеләре,  проектлаштыру һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче компанияләр вәкилләрен, шулай ук инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруда катнашучы барлык кешеләрне.

Белем алу бәясе: 1 тыңлаучыга 8000 сум тәшкил итә, оешмадан 2 кеше катнашкан очракта 7% күләмендә ташлама бирелә (ӨБС салынмый).

Укулар азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Белем алу программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International